Казанда «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы республика конкурсының 18 нче финалы узды. Финалда бөтен республикадан иң яхшы 12 гаилә чыгыш ясады. Биектау районы данын Озерный бистәсеннән Лия һәм Дамир Хәйретдиновлар гаиләсе яклады. Гаиләдә өч кыз үсә. Конкурс нәтиҗәләре буенча Хәйретдиновлар «Актив Нечкәбил-2023» номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр.