29 ноябрьдә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Хәят» оешмасы уздырган «Мәхәббәт белән тәрбияләү. Бишек җырлары» дип аталган грант проектының финалы үтте. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти – әниләре белән бергә, бию, бишек җырларын башкару традицияләрен, исем кушу, гаиләдә кичке аш кебек гореф-гадәтләрне күрсәттеләр. Әлеге чара кысаларында Саба районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын бишек җырлары смотр - конкурсында катнашкан өчен бүләкләү булды. Балалар бакчалары коллективлары Дипломнар, шулай ук бишекләр һәм кулдан эшләнгән курчаклар алдылар. Әлеге проектны һәм чараны оештыручылар турында рәхмәт сүзләрен чараның хөрмәтле кунаклары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимьяновна, Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы белдерде.