Сарман районында Әниләр көне

2023 елның 25 ноябре, шимбә

Бүген Әниләр көне уңаеннан «Ныклы гаилә», "Гаилә-тынычлык нигезе" проектлары, Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Виктория белән Рөстәм Харисовларны сабыйлары тууы белән котлады. Яшь әти-әнигә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, район хастаханәсенең баш табибы Айрат Галимов, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен һәм котлауларын җиткерделәр. Сабыегыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен, гаиләгезгә матур киләчәк, бәхетләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International