ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 9 сентябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәкләр туу теркәлгән. 2024 елда - ул Чистай районында 2 нче игезәкләр.


8
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

Тантаналы шартларда Василий һәм Дарья Прытковалар “Россия йөрәге” бөтенроссия гаилә учагы капсуласын Әлки районыннан яшь Марс һәм Зилә Әһлиуллиннар гаиләсенә тапшырдылар.


7
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда онытылмас никах теркәү тантанасы узды! Яшь пар — Ильнар һәм Лилия Әбукаевлар — тантанага байкерларның иң яхшы гадәтләрендә килделәр: мотоциклда һәм күн курткада. Яшьләрне байкер дусларыннан торган колонна хуплап килде, аларның көчле мотор тавышлары бу мөһим мизгелгә тагын да зуррак дәрт һәм көч өстәде.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан агымдагы ел башыннан өч йөз гаилә пары туу теркәлде. Рамил һәм Диана Разовлар туй өчен иң традицион айларның берсендә никахларын теркәргә карар кылдылар.


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 29 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыың ГХАТ Идарәсе тарафыннан хокукый, оештыру һәм кадрлар эше бүлегенә һәм контроль-методик эш бүлегенә 3 вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан ителде.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың Никахлашу сараенда чыннан да хисле һәм истәлекле вакыйга булды — Ассадуллиннар гаиләсе үзләренең 45 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте.

Бу мөһим көнне алар гаилә юллары башланган урында — Түбән Каманың ГХАТ Идарәсендә билгеләп үтәргә уйлаганнар. Нәкъ 45 ел элек, 1979 елның 1 сентябрендә алар шунда никахларын теркәгәннәр.


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Кама шәһәре ГХАТ Идарәсндә, 1984 елның 25 августында Александр Николаевич һәм Вера Ильинична Сергеевлар беренче тапкыр бер-берсенә "әйе" дип әйтеп, уртак юлларын башлап җибәргәннәр.


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» курсы буенча беренче дәресне Түбән Кама районының ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова үткәрде.

Республика көнен һәм поселок көнен бәйрәм итү көнендә Алексеевск районының “Дорожник” паркында гаилә учагы “Сердце России” тапшыру булып узды. Гаилә учагын, районның хөрмәтле куп балалы гаилә (дүрт бала тәрбияүче) Закировлар Марат һәм Гөлшат тапшырды, ә кабул итте, шулай ук күп балалы (гаиләдә дүрт бала) гаилә Спасс районыннан Прытковлар Василий һәм Дарья.


1
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

РФ Президенты В.В. Путин игълан иткән гаилә елында ирле-хатынлы Столяровлар Виктор Петрович һәм Людмила Егоровна Никахлашу сараенда сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Столяровларның гаилә берлегенә 45 ел тулды. Бу еллар эчендә ир белән хатын үзләрен кайчандыр бербөтен итеп берләштергән якты хисләрне саклап кала алдылар. Истәлекле дата белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Плга Плеханова котлады. Юбилярларга шәһәрнең Мактау билгесе, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировның котлау адресы һәм чәчәкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International