Ютазыда яңартылган никахлашу залы ачылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

26 сентябрьдә V чакырылыш Ютазы район Советының беренче утырышы булып узды. Чаралар кысаларында капиталь ремонттан соң Ютазы районы музее һәм район мәдәният йорты ачылды.

Яңартылган никахлашу залында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова катнашында тантаналы исем кушу булды.

Өченче һәм дүртенче балалары туган Дәүләтхановлар һәм Солтановлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.

Чарада катнашучыларны котлап, Эльвира Фәнисовна ныклы гаилә - җәмгыятьнең нигезе, һәркемнең тормышында иң мөһиме гаилә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук район башлыгы Аяз Әдип улына һәм ЗАГС бүлеге коллективына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе Рәхмәтен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International