Арча муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Беренче документ белән бергә яшь гражданнар илебезнең Төп кануны - Россия Конституциясен дә алдылар.
Паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе өлкән инспекторы, полиция майоры Галләмова Гөлира Тәлгатовна тапшырды.
Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге Ветераннар советы рәисе отставкадагы милиция подполковнигы Гарапшин Һашим Габдрахманович һәм район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна катнаштылар, алар яшьләргә үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, яхшы укуларын, үз өстендә эшләүләрен, җәмгыятькә һәм дәүләткә файда китерүләрен теләделәр.
Балаларны тагын бер кат паспорт алулары белән котлыйбыз һәм һәркайда горурлык белән гражданин исемен йөртүләрен телибез.