Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Михаил Леонидович һәм Светлана Александровна Дроздовлар бергә яшәүләренең мәрҗән юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Күркәм гадәт буенча, юбилярлар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләр китабына имза калдырдылар. Истәлекле дата уңаеннан ир белән хатынга мактау билгесе, юбилей таныклыгы , истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.
Дроздовлар гаиләсе тарихы 35 ел элек, яшьлек хыяллар белән тулган вакытта башлана. Светлана Октябрь училищесы студенты, Михаил Тула училищесы студенты. Ә язмыш аларны бергә очраштыра. Иңне иңгә куеп бәхетле гомер корган парларны чын күңелдән котлыйбыз.