Чистайдагы Никахлашу сараенда Хәлиуллиннар гаиләсендә нәни Радмирның тууын теркәү тантанасы булды.
Радмирның әтисе — Ранис Рәмис улы, махсус хәрби операциядә катнашучы, кыенлыкларга карамастан, шатлыгын гаиләсе белән уртаклашырга мөмкинлек тапкан. Аның катнашуы бик мөһим һәм күңелләргә үтеп керерлек мизгелгә әверелде.
Бу көнне шулай ук хөрмәтле кунак — «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Иванович Ксенофонтов та катнашты. Ул Ранис Рәмис улын һәм Надежда Владимировнаны җылы котлады, әнигә чәчәк бәйләме, шулай ук истәлекле бүләк — яңа туган балага коляска бүләк итте.
Радмир тормышында якты көннәр, сәламәтлек һәм мәхәббәт күп булсын. Бу искиткеч вакыйга белән бөтен гаиләне котлыйбыз.