Яңа Чишмә районы ЗАГС секторында гаилә юбилярларын котлауга, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Мәхәббәт, тугрылык һәм үзара аңлашу үрнәге булып, озак еллар бергә яшәгән парлар игътибар үзәгендә булды:
• Алтын юбилярлар (50 ел бергә):
• Виктор һәм Анна Ерохиннар гаиләсе
• Фәргать һәм Нәкыя Хәбибуллиннар гаиләсе
* Зәңгәрсу юбилярлар (45 ел бергә):
* Тәхият һәм Минсәрия Галимовлар гаиләсе
• Рафаэль һәм Мәдинә Нәбиуллиннар гаиләсе
• Андрей һәм Анна Исаевлар гаиләсе
Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский юбилярларны җылы котлады, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм гаилә тормышы үрнәге белән җәмгыятьне ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара кысаларында шулай ук авыл җирендә яшәүче гаиләләргә ярдәм күрсәтелде:
• Фәгыйзовлар гаиләсенә өченче бала туу сәбәпле 100 мең сумлык сертификат тапшырылды.
• Захаровлар гаиләсенә беренче бала туу сәбәпле 50 мең сумлык сертификат тапшырылды.