Яңа Чишмә районы ЗАГС секторында гаилә юбилярларын котлауга, аналарга һәм балаларга ярдәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләре хезмәткәрләре КФУның Гомуми менеджмент кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Эльвира Никифорова җитәкчелегендә эмоциональ интеллект буенча мавыктыргыч тренинг узды.
ТНВ телеканалындагы "Манзара" тапшыруында әңгәмә вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова гаилә кыйммәтләре һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең мөһимлеге турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм Әгерҗе районы ГХАТ бүлеге гаилә тормышының алтын юбилярларын Тирсә авылы сайлау участогында бүләкләделәр.
Мамадыш шәһәренең ЗАГС бүлеге «Яшь әниләр клубы» проекты кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Мамадыш профилактика бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә кечкенә яшьтәге балалар арасында «Бәбиләр узышы» чемпионаты уздырды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең искиткеч уртак проекты бәхетле һәм ныклы парларны сөендерүен дәвам итә.
Мамадыш шәһәре көнен рәсми бәйрәм итү бик кыйммәтле вакыйгадан – мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшырудан башланды. Быел бу медальгә Әлфәт Әхмәт улы һәм Лена Хаевна гаиләсе Бабаниязовлар лаек булды.
Арча районы ЗАГС бүлегендә Виктор Николаевич һәм Надежда Васильевна Барышевлар гаиләсенең "бриллиант" юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бу көнне, 60 ел элек кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның Туй маршы астында керделәр.
Лениногорскидан Савельевлар гаиләсе "Ел гаиләсе" Бөтенроссия конкурсында "Алтын гаилә"номинациясендә җиңү яулады.
"Беренче тапкырдагы кебек дулкынланабыз!" - дип белдерделәр Владимир һәм Зоя Вашуриннар, алтын юбилейларын билгеләп үткән чакта Түбән Кама Никахлашу сарае бусагасын атлап кергәч.