Татарстан ЗАГСлары җитәкчеләре юстиция көнендә һөнәри квалификацияләрен күтәрделәр. 

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан ЗАГСлары җитәкчеләре юстиция көнендә һөнәри квалификацияләрен күтәрделәр

Татарстан ЗАГСының 47 бүлеге җитәкчеләре өчен уку Юстиция көнендә Түбән Камада узды. Укуда катнашучылар закон яңалыклары турында белделәр, хокук өлкәсендәге катлаулы хәлләр турында фикер алыштылар, кешеләр өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

"Безнең эш турыдан – туры гражданнарның тууы, никахлашу, аны өзү, ата булуны билгеләү, исем алыштыру, шулай ук мөһим юридик гамәлләр башкару: гражданлык хәле актларын язуга төзәтмәләр кертү, кабат таныклыклар бирү белән бәйле. Бу гамәлләрнең һәрберсе законнарны камил белүне, норматив-хокукый базадагы соңгы үзгәрешләрне төгәл һәм тирәнтен аңлауны таләп итә. Шуңа күрә квалификация күтәрү буенча семинарлар бик мөһим", - дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова.

Моннан тыш, ЗАГС хезмәткәрләре чит илләрнең компетентлы органнарыннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турындагы документлар соратып алганда кешеләргә халыкара хокукый ярдәм күрсәтәләр, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә, хокук саклау органнары һәм суд инстанцияләре соратып алуларына җавап бирәләр.

Уку семинары Бөтенроссия юстиция университетының Түбән Кама филиалы базасында узды. Аны РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча территориаль бүлеге, Бөтенроссия юстиция университетының Казан филиалы һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International