Чистай перинаталь үзәгендә СВОда катнашучы Дамир Шакировның яңа туган улын чыгару тантанасы булды.
Сугышчы гаиләсендә икенче бала - Рамазан уллары туды. Тантаналы чарада “Чистай шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов катнашты. Ул муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән Татьяна Владимировнаны уллары туу белән котлады, ярдәм сүзләрен белдерде һәм әнигә һәм балага нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. Шулай ук ул истәлекле бүләк тапшырды, әлеге вакыйганың әһәмиятен ассызыклады.
ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева Рамазанның беренче документын - туу турында таныклык тапшырды.
Гаиләгә иминлек һәм бәхет, ә Рамазанга әтисе кебек таза һәм батыр булып үссен дип телибез.