Йөклелек чоры аны кабатлыйсы килерлек итеп узарга тиеш

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Йөкле хатыннар көненә багышланган тантаналы чаралар республика районнарының һәм шәһәрләренең ЗАГС бүлекләрендә үткәрелде.

Бүген 7 октябрьдә Россиядә йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә. Булачак әниләрне хөрмәтләү традициясе бала көткән вакытта хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Татарстан ЗАГСлары инициативасының девизы «Йөклелек чоры аны кабатлыйсы килерлек итеп узарга тиеш". Йөкле хатын – кызлар көне чараларының төп максаты-җәмгыятьтә ана һәм балага карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, йөкле хатын-кызларга ярдәм итү һәм гамәлдәге ярдәм чараларын популярлаштыру юлы белән туучылар санын арттыруга ярдәм итү.

"Баланың сәламәтлеге күп очракта анасының сәламәтлегенә һәм иминлегенә бәйле. Узган ел мәгълүматлары буенча аналарның актив яше 25-29 яшь тәшкил иткән. Парларның 18% ы беренче елда әти-әни булган. Йөклелек — ул өметләр, дулкынлану һәм якты көтү белән тулы гаҗәеп вакыт. Нәкъ менә шушы мөһим чорда гаиләдәгеләрнең кайгыртуын, җәмгыять һәм дәүләт ярдәмен тоярга кирәк.

Йөкле хатын-кызлар өчен ЗАГСларда үткәрелә торган ана булуга әзерлек дәресләре — ул гаиләне оештыруның иң төп этабында чын ярдәм үзәге. Ана булу - зур бәхет, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Безнең дәресләр булачак әниләргә үзләрен ышанычлырак хис итәргә булыша, аларга юридик мәгълүмат кына түгел (никахны теркәү, туу турында таныклык алу, ата булуны билгеләү, пособиеләр), ә гамәли белемнәр дә бирә: яңа туган баланы карау, имезү нигезләре һәм психологик әзерлек. Без гаилә институтын аның башлангычыннан ук ныгытабыз", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.

Республикада гаиләләргә 60 тан артык социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Татарстан күп балалы гаиләләр саны арту буенча уңай статистика күрсәтә. Республикада 55 меңнән артык күп балалы гаилә яши. Соңгы 12 елда аларның саны ике тапкырга арткан. Дүртенче һәм аннан соңгы балаларның тууы арта.

Узган ел 313 игезәк һәм бер өч игезәк дөньяга килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International