Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә «Гаилә альбомын карыйбыз» республика конкурсы жюри утырышы узды.
Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова ассызыклаганча: «Бу игелекле проектны без беренче мәртәбә үткәрәбез. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе «Гаилә альбомын карыйбыз» конкурсын башлап җибәреп, үз алдына республикада яшәүчеләр үзләренең әти-әниләренең, әби-бабаларының танышу, туй тарихлары белән уртаклаша алсын өчен мөмкинлекләр һәм мәйданчыклар булдыру бурычын куйды. Аларның зур, тату гаиләләре белән горурланулары турында сөйләргә, гаиләдә туган гореф-гадәтләр һәм нигезләр белән уртаклашырга мөмкинлек тудыру максаты куелды. Безнең максат — әлеге уңай контентны булдыру аша традицион, рухи-әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Патриотизм тәрбияләү һәм яхшы гаилә традицияләрен пропагандалау.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка әлеге проектка ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Катнашучылар саны һәм алынган уңай бәяләмәләр безнең дөрес юлдан баруыбызны тагын бер кат исбатлады. Әлеге конкурс алдагы елларда да дәвам итәр дип өметләнәбез».
Конкурс комиссиясенең барлык әгъзаларының тавыш бирүендә түбәндәге катнашучылар җиңүче дип танылды:
«Танышуның кызыклы тарихы» номинациясе:
I урын — Вафина Гүзәл
II урын — Гыйззәтуллина Айгөл
III урын — Низамова Алсу
«Әти-әниемнең гадәти булмаган туе» номинациясе:
I урын — Нуриева Дифиза
II урын — ш Кузьмина Татьяна
III урын — Буланова Ога
«Гаилә — традицияләрне саклаучы» номинациясе:
I урын — Зиннуров Искәндәр
II урын — Рәхмәтуллина Гүзәл
III урын – Шәмсиева Гөлназ
«Җанга-җан иң озын никах» номинациясе:
I урын — Андреянова Светлана
II урын — Шәрәфетдинова Миләүшә
III урын — Задаева Сиренька
«Ватан гаиләдән башлана» номинациясе:
I урын — Клементьева Наталия
II урын — Яковлева Ирина
III урын — Шәйхәйдарова Айгөл
«Минем зур һәм тату гаиләм» номинациясе:
I урын — Рәхимова Олеся
II урын — Калистратов Илья
III урын — Малов Сергей