Форумда катнашучылар Казан шәһәре ГХАТ идарәсеннән Елена Студеникина һәм Ольга Николаева "Казан" Гаилә үзәгендә милли традицияләр элементлары белән туй тантаналары уздыру турында сөйләделәр һәм, әлбәттә, Татарстан Республикасы башкаласында никахларын теркәргә теләүчеләрне чакырдылар.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы ахырында, 2023 елның 2 декабрендә Алексеевск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясе гражданнарының никахларын тантаналы теркәү узды. Тагын бер яшь пар - Хөснетдиновлар гаиләсе барлыкка килде!
2023 елның көзендә Әлмәт районында 423 яңа туган бала тууы теркәлгән, шуларның 222се малай һәм 201е кыз. Игезәкләр өч гаиләдә барлыкка килә.
2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 149 таныклык бирде, шулардан 84 малай һәм 65 кыз тууы теркәлде. 48 гаиләдә беренче бала туган, 38 бала үз гаиләләрендә икенче, 35 бала өченче, 28 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган.
1 декабрь көнне Казан шәһәрендә еллык Яшьләр турында «Киләчәк гаиләсе. Киләчәк сәламәтлеге» конференция узды. Конференциядә Нурлат муниципаль районынның Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең җитәкче белгеч Исмаилова Айгуль катнашты.
2023 елның 1 енче декабрь көнендә Теләче муниципаль районының ГХАТ секторында “Ачык ишекләр көне” билгеләп үтелде. Шушы уңайдан Теләче урта мәктәбенең 8 енче сыйныф укучылары ГХАТ секторы эшчәнлеге белән якыннан танышты.
2023 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 149 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 84е малайлар һәм 65е кызлар. Яңа туган балалар структурасы буенча 48 бала - беренче балалар, 38-икенче балалар, 35-өченче, 28-дүртенче һәм аннан да күбрәк. 42 балага карата әтилек билгеләнгән.
Беренче шәхес билгеләү таныклыгын Россиядә 18 гасырда төгәлрәге 1721 елда төп яшәү урынныарын вакытлыча калдырып торучы крестьяннарга Петр-1 кертә. 19 гасыр ахырында паспортлар хэзерге паспортларга охшаш төсмер ала. 1918 елда паспорт системасы юкка чыгарыла.
2023 елның 30 ноябрендә Киров районы ГХАТ идарәсе бүлегендә 50 һәм 60 ел бергә яшәгән парларны котлау тантанасы үтте.
30 ноябрьдә «Ныклы гаилә» федераль партия проекты кысаларында, Балык Бистәсе районының Олы Мәшләк авылында гаиләләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанага берничә дистә ел бергә яшәгән гаиләләрне чакырдылар.