Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре узган 2023 елга нәтиҗә ясадылар. Бүлек тарафыннан 967 гражданлык хәле акты теркәлгән.
2023 елда район буенча туу турында 169 акт теркәлгән. Яңа туган балаларның гомуми саныннан 88 малай һәм 81 кыз.
2023 елның иң яшь әни һәм иң яшь әтисенә 17 һәм 20 яшь, елның иң өлкән әнисенә - 45, ә иң өлкән әтисенә - 52 яшь тулган.
2023 елда теркәлгән балаларның гомуми саныннан 31 бала (18%) беренче бала, 62 (37%) - икенче бала, 51 (30%) - өченче бала, 24 (14%) - дүртенче һәм аннан да күбрәк. Язылышудан тыш 30 (18%) бала туган.
Ел ахырына мамадышлыларның саны 529 кешегә кимегән. Аларның 285е (54%) ир-атлар, 244 (46%) хатын-кызлар.