Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2023 нче елга нәтиҗәләр ясады

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Узган 2023 елда Мамадыш районында бәхетле гаиләләр 136 парга арткан. Гадәттәгечә, никахларның иң күп саны җәйге-көзге чорда теркәлә. 2023 елның иң кызу туйлы ае - август ае булды, бу айда 28 пар никахлашты. Декабрь ае да туйларының күплеге белән таң калдырды дип әйтергә була, бу айда барлыгы 13 пар туй иткән.

Узган елның иң олы киявенә - 74 яшь, ә иң өлкән кәләшкә 67 яшь тулган. Иң яшь кәләш 16 яшен тутырган, ә иң яшь кияү 18 яшен.

2023 ел нәтиҗәләре буенча никахны өзү турында 74 акт теркәлгән. Аларның 64 аерылышу турында акты суд карары нигезендә төзелгән. Бу ЗАГС бүлегенең актны бары тик теркәгән очраклары, ягъни вакыйгалар нәтиҗәсенә ничек тә булса йогынты ясау мөмкинлеге булмаган очраклар.

Ике як ризалыгы белән 10 гаилә аерылышкан. Әйтергә кирәк, бу саннар күбрәк тә булырга мөмкин иде. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә вакытында психологик ярдәм күрсәтү һәм аңлату әңгәмәләре нәтиҗәсендә, елына ким дигәндә 10-15 гаилә таркалудан сакланып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International