Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегенең 2023 елдагы эше турында

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2023 елда Чистай районы ЗАГС бүлегендә 487 бала тууы теркәлгән. Аларның 257 се малайлар, 230 е кызлар.

Иң яшь әнигә - 18, әтисенә -20 яшь. Иң өлкән әни-40 яшьтә, әтигә-55 яшь!

Быел популяр булган исемнәр:

- Артём, Әмир, Матвей, Ислам;

- Амина, Арина, Ева, Яна.

Сирәк исемнәр:

- Агил, Алекс, Айзат, Әнәс;

- Аврора, Азиза, Агата, Айлин.

Агымдагы елда 422 никах теркәлгән, шул исәптән милләтара -81, 7 чит ил кешесе белән. Иң яшь кәләшкә - 17 яшь, кияүгә - 19 яшь. Иң өлкән киленгә - 70, кияүгә - 78 яшь!

Никахны өзү турындагы актларның саны - 250, бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк.

Узган ел белән чагыштырганда теркәлгән үлемнәр 3%ка кимрәк - 1067 кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International