ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

 22 апрель көнне Чүпрәле районында «Георгий тасмасы» акциясе старт алды - ул фашизмнан дөньяны саклап калучыларга символ һәм хәтер билгесе; бу бөтенесен фронт өчен биргән кешеләргә рәхмәт; ветераннарга хөрмәт һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы. ГХАТ бүлеге әлеге акциягә кушылды һәм бәхетле әтигә ул туу символын тапшырды. Акция 2019 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк, символ бүлеккә килүчеләргә тапшырылачак.

 22апрель көнне Питрәчнен 2 мәктәбендә ГХАТ бүлеге тугызынчы һәм унынчы класс укучылары белән очрашу уздырды. ГХАТ идарәсе начальнигы Эльмира Набиуллина үсмерләргә гражданлык халәте актларының төрләре турында җентекләп сөйләде, аларны ГХАТ идарәсе эшчәнлеге белән таныштырды. Әңгәмә бик кызыклы булып чыкты, мәктәп укучылары актив рәвештә сораулар бирә башладылар. Иң элек яшьләр гаилә проблемаларына басым ясадылар. ГХАТ идарәсе белгече укучыларга балага тәрбия бирүдә гаиләнең мөһим урыны турында сөйләде.

2019 елның 22 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Гаилə нигезлəре» электив курсы кысасында дəрес уткəрелде. 

2019 елның 22 апрелендә җирле үзидарә көне кысаларында эшлекле дүшәмбе вакытында ундүрт яшькә җиткән Россия Федерациясенең биш гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

22 апрель көнне башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә үткән Яшь гаилә мәктәбе эшендә спикерлар сыйфатында дус яшьләр Клиникасы директоры, гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко катнашты.

Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне, ветераннарны һәм чакырылган кунакларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин котлады. Шулай ук хезмәттәшләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Исмагил улы Гозәеров та котлады. Алар үз сүзләрендә район халкының тормышын яхшырту өчен бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт әһәмиятен билгеләп үттеләр.

22 апрель көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында яшәүче   Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинова гомеренең  100 нче язын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның кызы, оныклары,  оныкчыклары, күп санлы  туганнары, күршеләре һәм  ГХАТ хезмәткәрләре дә килде

Мемориаль үзәк хезмәткәрләре Чирмешән ЗАГС бүлеге белән берлектә беренче Чирмешән мәктәбенең 9 класс укучылары белән "Тарих һәм демография" темасына музейдан тыш чара уздырдылар. Чара барышында укучыларга 1920-2018 елларда теркәлгән акт китаплары турында сөйләделәр.

2019 елның 22 апрельдә Кама Тамагы МР ГХАТ бүлегендә тантаналы вакыйга- Андрей һәм Татьяна Сороковниннарның балаларын теркәү булды. Нәни Полина гаиләдә беренче бала. Бәхетле гаиләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена котлады.

"Ныклы гаилә" республика партия проекты кысаларында профилактик чараның чираттагысы 22 апрельдә Урта Балтай авыл җирлегендә үтте. Җылы очрашуга авыл тормышы һәм аның киләчәге өчен җан атып яшәүче авыл активы, үрнәк гомер кичерүче күпбалалы гаиләләр, тормыш кормаган егетләр кызлар чакырылды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, хастаханә, опека һәм попечительлек, ЗАГС, социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International