Югары Ослан муниципаль районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 елның 22 апрелендә җирле үзидарә көне кысаларында эшлекле дүшәмбе вакытында ундүрт яшькә җиткән Россия Федерациясенең биш гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

 Тантаналы чарада районның барлык җитәкчеләре, ата-аналар һәм дуслары каршында мәктәп укучыларына аларның документ алып кына калмыйча, үз илебезнең тулы хокуклы гражданнары булуын аңларга мөмкинлек бирделәр. Котлау сүзләре белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Надежда Романова чыгыш ясады. Югары Ослан районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова да балалары беренче паспорт алулары белән котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Паспорт алу һәр кеше тормышында иң төп көннәрнең берсе дип хаклы рәвештә әйтергә була. Тормышта төп документ – Россия Федерациясе гражданины паспортын алу яшь кешеләр хәтерендә мәңгегә калыр дип ышанасы килә. Әлеге чараның максаты-патриотик тәрбия бирү, яшьләр арасында Ватанга, аның тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International