Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә – Яшь гаилә мәктәбе

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

22 апрель көнне башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә үткән Яшь гаилә мәктәбе эшендә спикерлар сыйфатында дус яшьләр Клиникасы директоры, гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко катнашты.

Ачык диалогта гаилә-никах мөнәсәбәтләренең статистик мәгълүматлары, аерылышуга китерә торган сәбәпләр әйтелде, шулай ук гаиләдә җылы мөнәсәбәтләрне саклау буенча гамәли киңәшләр бирелде. Булачак яшь парларга гаилә сәламәтлеген планлаштыру һәм саклау турында мәгълүмат бик кызыклы булды. Дәрес ахырында булачак яшь парлар белән туй алды инструктажы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International