22 апрель көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында яшәүче Мөхтәрәмә Хәертдин кызы Хәертдинова гомеренең 100 нче язын каршы алды. Ул буген матур котлау сүзләре һәм бүләкләр кабул итте. Юбилярны котларга аның кызы, оныклары, оныкчыклары, күп санлы туганнары, күршеләре һәм ГХАТ хезмәткәрләре дә килде