ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Кукмара муниципал районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Воронцов Владимир һәм Светлана гаиләсендә алтынчы бала тууы теркәлде. Бәхетле әти-әнинең уллары туды, аңа Кирилл дип исем бирделәр, персид теленнән “кояш”дигәнне аңлата.


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

22 апрель көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге гаилә тормышының алтын юбилярларын – ирле-хатынлы Лексиннар гаиләсен каршы алды.

Гаилә башлыгы Юрий Григорьевич – тумышы белән Бөгелмәдән. Римма Гыйләҗ кызы Чистай шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрә, ә кич белән хореография түгәрәгенә йөри торган була, нәкъ биредә Юрий Григорьевич белән таныша. Бию ике гашыйкның яраткан шөгыле була.

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. Алар балаларда гражданлык, патриотик хисләр тәрбиялиләр. 2019 елның 23 апрель көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 15 нче мәктәпнең өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

2019 елның 23 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 7 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

2019 елның 23 апрель көнне Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Агашкиннар гаиләсенә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырылды. Николай һәм Мария Агашкиннарның беренче балалары – Тимофей туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйның тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.

Валерий Денисов белән Раиса Матросова, бөтен шартын туры китереп, балдаклар алмашып, никахларын рәсмиләштерделәр.

1949 нчы елгы Валерий Денисов йорт – интернатка 3 ел элек килеп урнашкан, ул Яңа Чишмәдән. Югары Кармалкада гомер иткән Раиса Трофимовна да монда 2016 нчы елдан бирле яши. Май аенда аңа 80 яшь тулачак.

Тантаналы рәвештә кияү кәләшкә тәгъдим ясады. Уңай җавап алгач, ярәшу йоласы буенча, никах көне сайланды. Яшь парларга туйга чакыру тапшырылды, шулай ук электрон рәвештә гариза бирү тәртипләре аңлатылды. Ярәшү ахырында, туганнары һәм дуслары алдында, яшьләр никах теркәү гаризасына кул куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе яшь парларга истәлекле бүләк – район тарихы турында китап бүләк итте.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Баласыз өй-нурсыз өй. Бала булса өй шатлыкка күмелә. Рим һәм Регина Бикмуллиннар гаиләсендә дә шатлыклы вакыйга- 2019 елның 18 апрелендә кызлары Мира дөньяга килде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Е.Т. яшьләрне котлап матур теләкләрен җиткерде.

2019 елның 22 апрелендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада ГХАТ идарәсе үзенең визиткасын тәкъдим итте. Үзенең һөнәри бәйрәменә Яр Чаллы шәһәре муниципаль хезмәткәрләре муниципалитет үсешенә керткән өлешләре һәм намуслы хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Быел концерт программасы муниципаль хезмәткәрләр көче белән әзерләнгән иде. Һәр идарә үзенең иҗади номеры белән чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын өч укылышта кабул итте. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International