Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә – алтын туй

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

22 апрель көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлеге гаилә тормышының алтын юбилярларын – ирле-хатынлы Лексиннар гаиләсен каршы алды.

Гаилә башлыгы Юрий Григорьевич – тумышы белән Бөгелмәдән. Римма Гыйләҗ кызы Чистай шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген балалар бакчасында тәрбияче буларак башлап җибәрә, ә кич белән хореография түгәрәгенә йөри торган була, нәкъ биредә Юрий Григорьевич белән таныша. Бию ике гашыйкның яраткан шөгыле була.

Яшьләр 1969 елның 18 апрелендә Липецк шәһәренең Никахлашу йортында никахларын теркиләр. Уллары Эдуард туганнан соң, Бөгелмәгә кайтырга карар кылалар. 1975 елда кызлары Эльвира туа.

Юрий Григорьевич бай хезмәт юлы үтә. Ул токарь укучысыннан алып, цех җитәкчесе урынбасарына кадәр күтәрелә, Себердә – каланча монтажчысы булып эшли. Римма Гыйләҗ кызы балалар бакчасында тәрбияче, методист булып хезмәт итә, 20 елга якын шәһәр администрациясендә торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә эшли. Хәзер Лексиннар өч оныклары – Эллина, Эвелина, Артем өчен шатланып гомер итәләр.

Традиция буенча юбилярлар шәһәрнең Мактаулы гаиләләре китабында имзаларын калдырдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Э.И. Демченко юбилярларга сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде, юбилярларга котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярлар өчен башкарылган «Вдохновение» халык хореография коллективы башкаруындагы вальс тантана бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International