2019 елның 23 апрелендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 7 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Анваров Тимур Иброхим улы һәм Музафарова Руфина Фәрит кызы гаиләсендә булды. 15 апрель аларның уллары һәм кызлары туды.Яңа туган сабыйларга Амир һәм Самира исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!