Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары "Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын өч укылышта кабул итте. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина тәкъдим итте.
Гөлшат Нигъмәтуллина сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада ике шәһәр округының (Казан һәм Чаллы шәһәре), 43 муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ органнары, шулай ук 62 шәһәр һәм авыл җирлеге башкарма комитетлары (2000нән артык халкы булган) гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыра. Әмма, әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруны анализлау 2017-18 елларда авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан 62 авыл җирлегенең 21ендә элеккечә үк теркәү эшләре башкарылмавын күрсәтте.
Шуңа күрә бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүне тәэмин итү һәм киләчәктә Татарстан Республикасында ГХАТ органнары структурасын оптимальләштерү максатында гражданлык хәле актларын теркәү гамәлгә ашырыла торган авыл җирлекләре санын 21гә киметү тәкъдим ителде. Шул ук вакытта Югары Ослан муниципаль районының "Иннополис шәһәре" муниципаль берәмлегендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләренә чын ихтыяҗ бар. Шулай итеп, күрсәтелгән закон проекты кабул ителгәннән соң ГХАТ хезмәтләрен күрсәтүгә җирлек дәрәҗәсендәге 42 муниципаль берәмлеккә вәкаләтләр биреләчәк.
Шулай ук ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да закон проектын яклап чыгыш ясады. ТР парламенты закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итте.