Бүген Кукмара муниципал районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Воронцов Владимир һәм Светлана гаиләсендә алтынчы бала тууы теркәлде. Бәхетле әти-әнинең уллары туды, аңа Кирилл дип исем бирделәр, персид теленнән “кояш”дигәнне аңлата. Бу гаиләдә өч кыз – Луиза, Алевтина, Анюта һәм уллары Станислав тәрбияләнәләр. Күпбалалы әтине ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова З.Т. котлады: “Сезнең гаиләдә зур шатлык булды- улыгыз туды. Ул көчле, сәламәт, акыллы булып үссен, уңышлары белән куандырсын! Ә сезгә көч һәм сабырлык телибез!”