Минзәлә шәһәренең “Туган якны өйрәнү музей” бинасында яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге тантанага район башкарма комитеты җитәкчесенең сциаль яклау мәсьәләләре буенча урынбасары Нэля Бикеева, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Минзәләдәге җирле бүлегенең башкарма сәркәтибе Роза Салдаева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова катнаштылар. Яшь гражданнар Татарстаныбыз тормышы турында видео ролик карадылар. 14 яше тулган 9 балага төп документ, паспорт тапшырылды. Чара азагында балалар илебезнең лаеклы гражданнары булырга тантаналы төстә ант бирделәр.
2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Зөбәрҗәт» юбилярларны Гиниятуллиннар Зөфәр Салих улың һәм Нурсинә Габделхак кызын котлады. Моннан нәкъ 55 ел элек, 1964 елда 23 апрельдә Гиниятуллиннар гаиләсе ТАССРның Лениногорск районы Иске Шөгер авыл советында үзләренең никахларын теркәделәр. Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Үсеп килүче буынга: оныкларына һәм оныкчыкларына үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар.
Әлмәт шәһәрендә узган атнада 48 бала тууы теркәлде. Алар арасында 21 малай һәм 27 кыз. Баланың минималь авырлыгы 2006 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4560 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре - Данил, Герман, Эмир, Кира, Ксения, Мария.
2019 елның 21 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда “Бриллиант кәләш – 2018” Бөтенрәсәй фестиваленең Республика турында катнашучыларының фотосессиясе узды.
Конкурста Яр Чаллы һәм Түбән Кама кәләшләре катнаша. Татарстанда фестиваль финалын үткәрү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Баш титулына лаек булган Бриллиант кәләш Россия финалында республика данын яклаячак.
Балалар иҗат йортында бик күңелле чара үткәрелде. Анда ана капиталы алугы дәүләт сертификатлары тапшырылды. Бу юлы сертификат җиде гаиләгә тапшырылды. Гаиләләрнең күбесе сертификат суммасын торак шартларын яүшыртуга тотачаклар. Бу тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, Пенсия фондының Минзәлә районы клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева катнашты. Алар әти – әниләрне гаиләдә тагын бер нәниләре туу белән котладылар, гаиләләргә иминлек, саулык, ныклы тату гаилә тормышы теләделәр.
20 апрель көне яшь әти-әниләр – Зөлфия һәм Айдар Закировлар өчен үзенчәлекле булды. Бүген яшь гаилә яңа туган кызларының беренче рәсми документын – туу турында таныклык алды. Ралина исемле кыз 2019 елда Бөгелмә районының ГХАТ бүлегендә теркәлгән 250нче бала булды.
ЗАГС бүлеге урнашкан “Барс” спорт һәм мәдәният комплексы тирәсен тулысынча чистарттылар. “Шәһәребезне тагын да чистарак итик!” девизы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен өмәдә генә түгел, калган көннәрдә дә актуаль булып калыр.Чөнки озакламый туйлар вакыты җитәчәк һәм шуның өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләргә, танатна залына кергәнче үк,бәйрәм кәефе булдырырга телиләр.
2019 елның 20 нче апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында булган психологик аермалар, гаиләнең мал-мөлкәте, аралашу ихтыяҗы турында сүз барды.
2019 елның 20 нче апрель көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен инструктаж рәвешендә күрсәттеләр.