Лениногорск муниципаль районында "Зөбәрҗәт" юбилей

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

2019 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Зөбәрҗәт» юбилярларны Гиниятуллиннар Зөфәр Салих улың һәм Нурсинә Габделхак кызын котлады. Моннан нәкъ 55 ел элек, 1964 елда 23 апрельдә Гиниятуллиннар гаиләсе ТАССРның Лениногорск районы Иске Шөгер авыл советында үзләренең никахларын теркәделәр.  Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр. Үсеп килүче буынга: оныкларына һәм оныкчыкларына үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар. Бу истәлекле көнне Зөфәр Салих улы һәм Нурсинә Габделхак кызы Татарстан Республикасы Лениногорск районы гаилә тормышы юбилярларының Мактау китабына кул куйдылар, анда аларның исемнәре кертелгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга никах теркәү турында юбилей таныклыгын тапшырдылар һәм аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер, елмаюлар һәм якты мизгелләр теләделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International