Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә туу турында 250нче акт язуы теркәлде

2019 елның 20 апреле, шимбә

20 апрель көне яшь әти-әниләр – Зөлфия һәм Айдар Закировлар өчен үзенчәлекле булды. Бүген яшь гаилә яңа туган кызларының беренче рәсми документын – туу турында таныклык алды. Ралина исемле кыз 2019 елда Бөгелмә районының ГХАТ бүлегендә теркәлгән 250нче бала булды.

ГХАТ бүлеге белгечләре туу турында таныклык белән бергә яшь гаиләгә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырдылар. Ата-анага кызларының сау-сәламәт үсүен, дөньяны танып белүен, уңышлары һәм беренче адымнары белән сөендерүен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International