Баулы районында җирле үзидарә хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара башында муниципаль хезмәткәрләрне, ветераннарны һәм чакырылган кунакларны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Хакимулла улы Гатиятуллин котлады. Шулай ук хезмәттәшләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Исмагил улы Гозәеров та котлады. Алар үз сүзләрендә район халкының тормышын яхшырту өчен бу өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм концертының иң күңелле минутларының берсе иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү булды. Бүләкләнүчеләр арасында ГХАТ бүлеге баш белгече Әхмәтова Альбина Рафаэль кызы да бар иде. Баулы районы башлыгы Альбина Рафаэль кызына озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.