ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 нчы елның 28 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 13 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Әлмәт шәһәренең яшь парлары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип исемләнгән хәйрия акциясендә катнашуларын тәмамладылар. Акциянең төп максаты – мохтаҗ булган сабыйларга матди ярдәм күрсәтү. Яшь буынга бүләк ителгән мәктәп кирәк-яраклары, гадәттәгечә, яңа уку елы алдыннан, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына тапшырылачак.

Ел саен яздан башлап сары көзгәчә ГХАТ бүлегенә килгән барлык клиентлар һәм кәләш-кияүләрне искиткеч чәчәк клумбалары каршы ала. Бу матурлык бүлек хезмәткәрләре тырышлыгы белән башкарыла. Алдан әзерләнгән проект буенча утыртылган чәчкәләр инде күптәннән Язылышу сараеның визиткасына әйләнде. Проект рәсеме кыш көне үк сайланып куела, ел саен ул яңа төрле була һәм билгеле бер темага багышлана.

Җәй-туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт, чөнки бу вакытта табигать байлыкларын бөтен төрлелегендә кулланырга мөмкин. Җәйге туйларның чоры ахрына якынлашып килә.

2019 нчы елда язылышкан парлар шәһәр көнендә WorldSkills һөнәри осталык чемпионатына үз өлешләрен кертергә булдылар. Алар бәйрәм кунаклары һәм шәһәрдәшләре өчен ныклы гаилә учагы төзү буенча мастер класс-класс үткәрде.

Бәйрәм агымдагы елда 50 еллык һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үткән гаилә тормышы юбилярлары өчен узды. «Яшь парлар» гражданлык хәле актлары кенәгәсендә язылышуларын һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын искә төшерделәр.

Валентина Ветлугинаның ситсы туй күлмәге , 60 ел узса да ,бүген дә саклана. Солдат каршы алу кичәсендәАлександр белән Валентина танышып, ел ярым очрашалар, ә 1959 елның 9 августында гаилә корып җибәрәләр. Бриллиант туй көнендә Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, ветераннар советы рәисе Нина Стерякова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.

14 августта 12 сәгать 27 минутта Казан шәһәрендә Тәтеш районында 100 нче бала булып Илнур һәм Гөлназ Измайловларның беренче балалары – кызлары Ясминә дөньяга килде.

2019 нчы елның 28 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре “Веста” гаилəлəргə һəм балаларга иҗтимагый ярдəм күрсəтү үзəгенə “Мəктəпкə җыенырга ярдəм ит” хəйрия акциясе барышында җыелган букчалар һəм уку əсбапларын тапшырдылар.

2019 елның 28 август аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде. 21 август көнне Минишин Илдар Марат улы һәм Галимҗанова Лилия Илгизәр кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Дамир исеме кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International