2019 елның 28 август аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде. 21 август көнне Минишин Илдар Марат улы һәм Галимҗанова Лилия Илгизәр кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Дамир исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.