Мамадыш шәһәре җирле телевидениесе яңа проектының чираттагы чыгарылышын ГХАТ бүлегендә төшерде. Бу юлы чыгаралышның төп геройлары Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсе Клиновлар гаиләсе булды.
1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Н.С.Четвертакова, Яшь гвардия активистлары котладылар.
«Шәҗәрәләр – нәсел агачы» конференциясе Белем бирү Министерство сы катнашында эшләнгән. Ул, шулай ук Милли мәдәният рухи якларны җәлеп итә.
2019 елның 12 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараеның әйдәп баручы белгече Анастасия Хәметшина 50-нче номерлы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен чираттагы экскурсия-лекция үткәрде. Балалар ГХАТ органнары эше турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, тантаналар сараеның барлык залларында да бик теләп булдылар, фото-күргәзмә карадылар, истәлеккә фоторәсемнәр ясадылар.
2019 елның 13 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Ивановна Мулькаманова һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Гильметдиновна Зарипова 54 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар.
Ә игезәкләр туганда икеләтә күңелле.
2019 елның 13 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда игезәк сеңелләре Авелия һәм Альмира Валетовларның тууын тантаналы рәвештә теркәделәр!
13 ноябрь көнне ГХАТ бүлегендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Илнар Хафизов 15 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшырды. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр.
11 һәм 13 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Җәлил беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җәлил ш. т. б. Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Инзилә Гарифуллина. «Гаилә нигезләре» дәресе үткәрде.
50 ел бергә яшәгән парлар яңадан ГХАТ бүлегенә килделәр. Алтын туй-гомер юлын бергә узган һәм үзара аңлашуны, ышанычны саклап кала алган, лаеклы балалар тәрбияләгән парлар тормышында истәлекле вакыйга.
Ноябрь аенда Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе 5 пар игезәк бала тууын теркәде, аларның ике пары - малай, бер пар-Кыз һәм икесе - "Королева" игезәк балалары.