13 ноябрь көнне ГХАТ бүлегендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Илнар Хафизов 15 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшырды. Шәхесне билгеләүче документны алырга балалар әти-әниләре белән килгән иделәр. Бу чара балаларда патриотик хисләр тәрбияләп, шәхесне билгеләүче документның әһәмиятен арттыра.