Мамадыш шәһәре җирле телевидениесе яңа проектының чираттагы чыгарылышын ГХАТ бүлегендә төшерде. Бу юлы чыгаралышның төп геройлары Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсе Клиновлар гаиләсе булды.
Әйтергә кирәк, бу яшь гаиләне районда белмәгән кеше юк. Алар икесе дә тренер-укытучылар. Шәһәр һәм районның күп кенә балалары алар кул астында дәресләр ала. Снежана – фигуралы шуу буенча тренер-укытучы булса, Никита исә – хоккей буенча тренер. Үзләре дә, укучы балалары да күп кенә кубоклар һәм бүләкләр иясе.
Яшь булуларына карамастан, Клиновларның үсеп килүче буынга һәм хәтта яшьтәшләренә дә сөйләрлек һәм киңәш бирерлек акыллы фикеләре һәм тәҗрибәләре күп һәм зур.
Проект авторлары тарафыннан бирелгән көтелмәгән сорауларга алар бик җиңел һәм үткен фикер белән җавап бирделәр.