11 һәм 13 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Җәлил беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Җәлил ш. т. б. Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Инзилә Гарифуллина. «Гаилә нигезләре» дәресе үткәрде.
Дәрес барышында балалар ГХАТ аббревиатурасы белән, ГХАТ органнарының барлыкка килүенең кыскача тарихы белән таныштылар. Шулай ук ГХАТ органнары һәм Җәлил бистәсе Башкарма комитеты тарафыннан нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе, ГХАТ хезмәтләрен ТР һәм РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша ничек алырга мөмкин икәнлеге аңлатылды. Балалар гаилә мөнәсәбәтләре буенча фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирделәр.