2019 елның 13 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Ивановна Мулькаманова һәм ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Гильметдиновна Зарипова 54 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар.