1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бәйрәм көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И.Хуснуллина 7 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре Н.С.Четвертакова, Яшь гвардия активистлары котладылар.
Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу – гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.