ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көнендә, Чистай Никахлашу сараенда тууны тантаналы рәвештә теркәү узды. Бәхетле ата –аналарны -Тюлькиннар Кристина һәм Константин чын күңелдән ГХАТ бүлеге коллективы котлады.

18 декабрь көнне ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне – һөнәри бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә тармак ветераннары белән очрашу узды.

2019 елның 18 декабрендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә район социаль приютында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә килделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Суниева Э.З. балаларга ЗАГС органнарының тарихы турында сөйләде, бүлек эшчәнлегенең төп тармаклары белән таныштырды, кияү һәм кәләш бүлмәсен күрсәтте.

2019 елның 18 декабрендә, Россия ГХАТ органнары оешу көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны хөрмәтләү программасы узды.  Тормышларының зур өлешен кулга-кул тотынып яшәгән 14 пар залда балалары һәм оныклары, туганнары һәм дуслары белән булдылар.

2019 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова бүлек коллективына уртак нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады!

18 декабрьдә ГХАТ бүлеге коллективы, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, 20 елдан артык авыл җирлекләрендә эшләгән ветераннар белән очрашты. ЗАГС органнары үсешенә керткән бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән элеккеге коллегаларын җылы һәм уңайлы шартларда ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова котлады.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне уңаеннан, бүлек хезмәткәрләре Никахлашу сарае буенча экскурсия үткәрделәр һәм укучыларга гражданлык хәле актларының нинди төрләре булуы турында сөйләделәр, балаларга таныклык бланкларын күрсәттеләр, акт язулары архивының ничек формалаштырылуын сөйләделәр.

Хәзерге ЗАГС органнары тарихы 1917 елның 18 декабреннән, РСФСР Халык Комиссарлары Советының «Гражданлык никахы, балалар һәм халәт актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы Декреты кабул ителгән вакыттан башлана.

18 декабрь көнне «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Чүпрәле районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова үткәрде.

18 декабрҗдә – ГХАТ хезмәткәрләре көне. Кешенең тормышы, туганнан үлгәнгә кадәр, ГХАТ бүлеге аша үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International