2020 елның 24 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә тормышының иң яшь «юбилярларын – Илдар һәм Айгөл Борһановларны котладылар.
Агымдагы ел-ТАССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгын бәйрәм итү елы. 2020 елның 24 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2020 елның 100 нче пары – Лилия һәм Айдар Касыймовлар гаиләсе теркәлде.
Россия гражданины булу – ул югары дәрәҗә. 2020 елның 24 гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең теркәү залына икенче балалары туган әниләр чакырылды.
2020 елның 23 гыйнварында «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Лениногорск РҮХ «ДАССОның хатын-кызлар консультациясе базасында, «Тормыш бүләк ит!» дип исемләнгән акция үткәрелде.
23 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко Бөгелмә үзәк район хастаханәсендәге хатын-кызлар консультациясендә бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашты.
Коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасында муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре вазыйфаларын 30 апрельгә кадәр узган ел өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы затлар һәм ЗАГС органнары хезмәткәрләре искәрмә түгел.
2020елның23гыйнварында ГХАТ бүлегендә чираттагы тапкыр студентлар балы узды, анда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы исеменнән беренче теркәлгән бала Алинә Фасаховага бүләк тапшырылды.
2020 елның 22 гыйнварында Түбән Кама перинаталь үзәгендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында Түбән Камада туган 100-нче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.