Татарстан АССРның 100-еллыгы елында Түбән Камада туган 100-нче баланы тантаналы рәвештә чыгару

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 22 гыйнварында Түбән Кама перинаталь үзәгендә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында Түбән Камада туган 100-нче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.

         Юбилей сабый Красноперовлар Евгений һәм Надежда гаиләсендә туа.  Әти-әниләр үз кызларын Ангелина исеме белән атадылар, гаиләдә ул беренче бала.

         ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина юбилярларга үзенең беренче документын – туу турында таныклыгын, Татарстан АССРның 100 еллык юбилеена сертификат һәм яңа туган баланың истәлекле метрикасын тапшырды. Котлауларга Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, Красноперовларга «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырган, Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Рита Медведева да кушылды.

         Яшь гаиләне котларга «ТАИФ-НК» АҖ вәкилләре килде, аның хезмәткәре-Красноперовлар гаиләсе башлыгы Евгений. Бүләкләрне Түбән Кама шәһәр Советы депутаты, «ТАИФ-НК» АҖ генераль директоры урынбасары Илфар Хәлимуллин һәм «ТАИФ-НК» АҖ бензиннар заводы директоры Рәмис Хәбибуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International