Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Нилевич Гыйрфанов, район башкарма комитетының ГХАТ идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.А. Васильева, Әлмәт муниципаль районының Мәдәният идарәсе башлыгы Л.А. Салихова, үсеш департаменты директоры урынбасары, программа модераторы Егор Шишов катнашында Яшьләр үзәге территориясендә уртак тормыш юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Зыятдиновлар гаиләсе-Самат һәм Сөмбел "Россия йөрәге" Бөтенроссия гаилә учагы утын ВДНХда Кыргызстан павильонына тапшыру хокукына ия булдылар.
Петр һәм Феврония көне алдыннан яшь парлар мәхәббәт һәм тугрылык символы - никах балдаклары белән алмаштылар.
Тантаналы шартларда ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парларга беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклык тапшырдылар.
Теләче районынын “Маяк” кафесенда 5 июль көнне “Гаилә, мәхәббәт хәм тугрылык көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмнең иң куанычлы мизгеле Теләче районы Сауш авылыннан 61 ел иңгә-иң куеп тормыш алып баручы Саттаровлар гаиләсе Әмин Вәли улы һәм Фадия Гатаулла кызына “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды.
Бүген 5 июльдә "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 6 нчы урта белем бирү мәктәбенең лагерь балалары өчен танышу экскурсиясе үткәрделәр.
Апас муниципаль районы Әлмәндәр авылында яшәүче Шәрифҗан Фәйзрахман улы һәм Диләфрүз Абдулла кызы Хөснетдиновлар бергә яшәүнең 70 еллык гаилә юбилеен билгеләп үттеләр.
8 июль көнне бөтен Россия буенча билгеләп үтелә торган бәйрәм көне алдыннан Баулы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 14 яшькә җиткән 8 егеткә һәм кызга Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы булды. Бу мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме, аларсыз ныклы гаилә дә, ныклы дәүләт тә булмый. Бу никах йоласында тормышның төп мәгънәсен изге яратучылар һәм күрүчеләр бәйрәме.
Заготзерно бистәсендә гомер итүче Җәүдәт абый белән Мәгъфирүз апа Хәбибуллиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булдылар. Әлеге бүләк 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тапшырылды. Шулай ук, 3 июльдә Җәүдәт абый Хәбибуллин 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Ул Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Гаптелахат Галиәхмәт улы һәм Мәрзия Кәрәм кызы Галиәхмәтовлар бергә озак һәм бәхетле гомер кичергәннәр. Нәкъ 70 ел элек алар бер-берсенә мәхәббәттә яшәргә, тугрылык сакларга, бер-берсенә таяныч булырга вәгъдә биргәннәр. Бүгенге көнгә кадәр алар үз вәгъдәләрен тоталар, аларның йөрәкләрендә һаман да мәхәббәт яши, ә күзләрендә бәхет балкый!
Кадерле республика халкы һәм кунаклары, сезнең уңайлылыгыгыз өчен без 2024 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чаралар планын муниципаль районнар һәм шәһәр округлары буенча төзедек.