2024 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Арча муниципаль районында бәйрәм чарасында «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы булды. 29 июнь көнендә «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы Арча муниципаль районына килде. Аны Саба муниципаль районыннан Ринат Харис улы һәм Рәмзия Шәмсетдин кызы Хафизовлар гаиләсе алып кайтты.
Гаилә учагы капсуласын кабул итәргә Арча шәһәренә Балтач муниципаль районыннан яшь гаилә Илназ һәм Гөлназ Әсхәдуллиннар килде. Гаилә учагын тапшыруның мактаулы хокукы Арча районының Яңа Сала авылыннан Роберт Габделхак улы һәм Оркия Шакирҗан кызы Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә бирелде. Алар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале ияләре. Актив, тату гаиләдә Мөхәммәтҗановлар 3 бала тәрбияләгән. Агымдагы елның март аенда ир белән хатын үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.