“Мәхәббәт һәм тугрылык” медале Сабада быел Шакировлар гаиләсенә тапшырылды, аларның гаилә корып яшәүләренә 42 ел. Ризәлә һәм Расим Шакировлар Сатыш авылында яшиләр, дүрт лаеклы ул тәрбияләп үстергәннәр, алар барысы да туган авыллары Сатышта төпләнгәннәр.
Гаилә башлыгы Расим Мәсәлим улы озак еллар җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлегендә бухгалтер, Ризәлә апа Сатыш авылында сөт җыючы булып эшләгәннәр.
Иң кече уллары Ильяс, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк шунда, батырлыгы өчен «Хәрби батырлык өчен» медале һәм Суворов медале белән бүләкләнгән.
8 июльдә Шакировларга район Башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды, рәхмәт белдерде. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлнар Илдар кызы Шафикова, Сатыш авыл җирлеге Башлыгы Фаил Фәхим улы Шәфигуллин, «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Сатыш» бүлеге җитәкчесе Раил Рафик улы Шәймәрданов шулай ук гаиләгә котлаулар җиткерделәр.