Чистай ЗАГС бүлегендә 2024 елның 03 июлендә 200 баланың тууын дәүләт теркәвенә алдылар.
Алмаз һәм Альбина Гарифуллиннар гаиләсендә уллары Азим туа, гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә ул «бөек», «дәрәҗәле», «җитди» дигәнне аңлата.
Гаилә-безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһиме. Гаилә- якын һәм туган кешеләр, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр.
ГХАТ идарәсе башлыгы Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм социаль фонд җитәкчесе Руслан Раиф улы Шәңгәрәев Чаллы гаиләләренә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары тапшырдылар.
2024 елның 3 июлендә тантаналы шартларда Кристина һәм Дмитрий Прониннарга ГХАТ Идарәсе белгечләре уллары Леонидның беренче һәм иң мөһим документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Раисының котлау адресын тапшырдылар.
Җәйге җылылык һәм кояш, ачык яшел фотолокацияләр, чәчәк аткан пионнарның зиннәтлелеге болар барысы да җәйнең беренче аеның туйлары хакында. Әйтергә кирәк, май тынлыгыннан соң июнь туйлары сезоны аеруча үзенчәлекле.
2024 ел РФ Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. 23 гыйнвар көнне Мәскәүдә ВДНХда Гаилә елын ачу тантанасы узды. Чараның кульминациясе булып Бөтенроссия гаилә учагы кабызылды. Барлык федераль округлардан җыелган яшь гаиләләр гаилә учагының кыйпылчыгын үзләренең регионнарына алып кайттылар. Безнең республикабызда да гаилә учагы районнан районга күчеп йөри.
Яшьләр көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында Сабага кайткан «Гаилә учагы» тантаналы рәвештә арчалыларга тапшырылды. Районның иң күркәм яшь пары – Айгөл һәм Данияр Мифтаховлар һәм Кызыл - Мишә авылында ярты гасыр тигез гомер итүче Сания һәм Рәсим Галимовлар аны арчалылар Рәмзия һәм Ринат Хафизовларга тапшырды.
Яшьләр көне күпьеллык тарихлы бәйрәм, тамырлары узган гасыр башына барып тоташа, хәзерге бәйрәмнең прообразы булып Халыкара яшүсмерләр Көне тора.
Яшь парлар тормышында иң мөһим көн – Яшьләр көне белән туры килгән никах көне яшь гаиләләр өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде.
28 июньдә ЗАГСның Бөгелмә бүлегендә 300 бала тууы теркәлгән.
Алексеевлар Дмитрий һәм Ольга гаиләсендә малай туа, аны Елисей дип атыйлар. Ирле-хатынлы өчен Елисей гаиләдә өченче бала була. Олы балаларының исемнәре Богдан һәм Ярослав.
2024 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә туу турында актның 200 язмасы теркәлгән. Бик матур кыз туу бәхетчеләре, аны Валерия исемле гадәти булмаган исем белән атадылар, аның тәрҗемәсе "Көчле һәм сәламәт булу" дигәнне аңлата - Решетниковлар гаиләсе булды.
15 майда Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә «Балалар-балаларга. Гаиләгә рәхим итегез!» дигән проект старт алды.
Бу проект- 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.Бәйрәмнен символы булып ромашка чәчәге тора. Проектның максаты-яңа туган балаларга һәм аларның ата-аналарына волонтер балалар куллары белән ясалган ромашкалар бүләк итү.
Арча муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Шәфкать үзәге» әлеге проектта катнаша.