Баулы районында "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

2024 елның 6 июле, шимбә

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әнис Вахит улы һәм Римма Фатыйх кызы Гильфановлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Гильфановлар 47 ел бәхетле никахта торалар. Гаилә башлыгы Анис Вахит улы Баулы районы Шалты авылында туып үскән. Аның бөтен хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Институттан соң беренче елларда Баулы районы «Панаринский» совхозының терлекчелек комплексын төзегәндә авыл хуҗалыгы министрлыгыннан куратор булып эшли. Анис Вахит улы ун елдан артык прораб булып эшли. Бу чорда авылда күп кенә терлекчелек объектлары төзелә. 1998 елдан пенсиягә чыкканчы Шалты авылында газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча слесарь булып эшли. Хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә. Намуслы хезмәте өчен Баулы районының мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Хатыны Римма Фатыйх кызы Ютазы районының Бәйрәкә авылында туган. 1977 елда Казан дәүләт педагогия институтын уңышлы тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт эшчәнлеген Баулы районы Крым-Сарай авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасында башлый. 1986 елдан Яңа Шалты урта мәктәбендә уку эше буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 1994 елның июнендә Шалты авыл җирлеге Советы рәисе итеп сайлана. Бу вазифада эшләгәндә Римма Фатыйх кызы авылны төзекләндерү өчен бик күп көч куя. 2000 елда Шалты урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Соңыннан берничә тапкыр Шалты авыл җирлеге Советы депутаты итеп сайлана. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәп директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Күпьеллык хезмәт эшчәнлеге дәвамында Римма Фатыйх кызы намуслы хезмәте өчен мактау грамоталары, «Баулы районының 90 еллыгы» медале белән бүләкләнә. «Хезмәт ветераны»дигән мактаулы исемгә ия.

Олы уллары Руслан Бөгелмә электронасос заводының баш конструкторы урынбасары булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбиялиләр.

Икенче уллары Рөстәм «Татнефть-Добыча» структур бүлекчәсенең «Бавлынефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы булып эшли, хатыны белән ике бала тәрбиялиләр.

Кызлары Светлана Уфа нефть институтын тәмамлый. Төрле елларда Бөгелмә электронасос заводында техник, менеджер һәм маркетинг бүлеге бюросы начальнигы булып эшли. Ире белән өч бала тәрбиялиләр.

 Шәһәр мәйданында Гильфановлар гаиләсен бөтен шәһәр сәламләде. Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Л. Бакиров тантана сәбәпчеләрен җылы котлады һәм «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаль, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International