«Гаилә» үзәк шәһәр паркында 7 июль көнне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Түбән Кама – бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Чараның геройлары - гаилә парлары, аларның бергә яшәү стажы берничә дистә ел тәшкил итә, гаилә тормышының алтын юбилярлары, күп балалы гаиләләр. Алар барысы да үз үрнәкләре белән гаилә - кеше тормышының чын байлыгы булуын күрсәтә.

Бәйрәмнең төп вакыйгасы Бөтенроссия иҗтимагый бүләген тапшыру булды. Түбән Каманың 5 пары – «Түбән Кама горурлыгы - гаиләләре» муниципаль конкурсында җиңүчеләренә тантаналы шартларда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләр тапшырылды. 

Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамазанов Илдар Илгам улы котлады.

Чараның бай программасы тамашачыларга бик күп уңай тәэсирләр һәм якты эмоцияләр бүләк итте. Тамашачылар, кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар кызыклы гендер – пати һәм йөклеләрнең назлы дефилеларын карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International