Бөтенроссия гаилә учагының җылысы Арча районында таратылды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, 2024 елның 8 июлендә шәһәребездә Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы узды.

Кабул итүнең мәртәбәле кунаклары арасында гаилә тормышы юбилярлары, күп балалы ата-аналар, хезмәт династияләре вәкилләре, якташлары арасында хөрмәткә лаек гаилә парлары бар иде.

Алар барысы да үз урынында, үз һөнәрләрендә илебез хакына хезмәт куйган һәм, үз хезмәтләре белән хөрмәткә лаек кешеләр. Нәкъ менә алар авылда уңышлы тормыш алып бару үрнәге булып торалар, һәм шуның белән беррәттән гаилә кыйммәтләрен саклап калуның лаеклы үрнәген үз балаларына, оныкларына тапшыралар.

«Сезне чын күңелдән якты гаилә бәйрәме-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм! Ныклы һәм тату гаилә, кадерле һәм якын кешеләр безне чын-чынлап бәхетле итә, ихлас мәхәббәт бүләк итә. Кадерле хатын-кызлар, сезгә баш иябез. Нәкъ менә сез-учакны саклаучылар!», - дип котлады чарада катнашучыларны район башлыгы Нуриев И.Г.

Яңасала авыл җирлегеннән Роберт Габделхак улы һәм Оркыя Шакирҗан кызы Мөхәмәтҗановлар гаиләсенә тантаналы рәвештә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. 2024 елның 20 мартында гаилә зөбәрҗәт туйларын, 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Тантанада катнашучылар гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар һәм озак елларга гаилә берлеген ничек саклап калу турында сөйләделәр.

Чакырылган артистларының, Алмаз Мирзаянов һәм аның тормыш иптәше Зөлфирә Шәйдуллинаның ихласлыгы залда кабатланмас шатлык һәм бәхет атмосферасы тудырды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Кунаклар үз чиратында артистларга кушылып җырладылар, матур җырлар астында биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International