Зәй районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

2024 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган 14 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Зәй муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Светлана Ревина котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Алексеевлар Алексей Василий улы һәм Галина Михаил кызы гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International